Аксубайда баскетбол буенча ярышлар үтте
Район беренчелеге ярышларында гомуми белем бирү учреждениеләреннән җиде команда катнашты.
«Юность» спорт комплексында 2006-2007 елгы яшүсерләр арасында «Наркотикларга – Юк!» акциясенә багышланган чаралар кысаларында баскетбол бунча ярышлар узды. Ярышларда Иске Ильдеряк, В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай, В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино, Иске Үзи, 3 нче Аксубай, 2 нче Аксубай, Иске Тимошкино мәктәпләреннән барлыгы җиде команда көч сынашты.
Балалар лаеклы уен күрсәттеләр. Һәр команда иң көчле исеме өчен көрәште. Соңгы нәтиҗәдә 1 нче Аксубай һәм Иске Мокшино мәктәпләре призерлар булыдлар. Алар беренче һәм икенче урыннарны яуладылар. 2 нче Аксубай мәктәбе командасы беренчелек җиңүчесе булды. Спорт мәктәбе Кубогы аларда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев