Аксубайда баскетбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге үтте
Ярышлар «Наркотикларга – Юк!» акциясен үткәрүгә багышланды.
«Юность» спорт комплексында спорт мәктәбе кубогына баскетбол буенча беренчелек үткәрелде. Анда спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Ярышларда 5 команда – 2006-2007 елларда туган кызлар катнашты. Иске Үзи мәктәбе командасы – өченче, Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбе икенче урынны алды. Иске Мокшино мәктәбе командасы баскетбол буенча беренчелек җиңүчесе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев