Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда Башкарма комитетның яңа җитәкчесе билгеләнде

    Әлеге вазифага районның мәгариф бүлегенең элеккеге җитәкчесе Станислав Зайцев билгеләнде.

    Аның кандидатурасы бертавыштан ачык тавыш бирү юлы белән сайланды.
    Башкарма комитет җитәкчесе постына икенче кандидат Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров иде.

    Депутатлар бертавыштан Станислав Зайцевны сайладылар.

    Станислав Зайцев 1979 елның 6 июнендә Аксубайда туган. Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан педагогика университетына укырга керә, 2001 елда аны тәмамлап, туган мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 2004 елда Аксубай мәгълүмат-компьютер үзәге директоры була.

    2006 елда, аны үзгәртеп корганнан соң, директор урынбасары вазыйфаларын башкара. Аннары төп мәктәп директоры итеп билгеләнә.

    2011 елда, башлангыч һәм урта мәктәпләр тулысынча кушылгач, Иске Ильдеряк мәктәбе директоры булып билгеләнә.
    2014 елдан ул Аксубай районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе вазыйфасын били, ә 2017 елдан мәгариф бүлеген җитәкли, анда ул Башкарма комитет җитәкчесе булып билгеләнгәнгә кадәр эшләде.

    – Хөрмәтле депутатлар, президиум, билгеләнгән вазифамда да Аксубай районын алга таба үстерү кысаларында зур көч куеп эшләвемне дәвам итәчәкмен. Ышанычыгыз өчен рәхмәт, – диде Станислав Зайцев.

    – Районда директорлар җитмәү сәбәпле, Станислав Зайцев директор вазыйфасына теләп кереште. Иске Ильдеряк мәктәбе бик начар хәлдә иде. Мәктәптә капиталь ремонт үткәрелде, бу бик күп көч һәм вакыт таләп итте. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе вазыйфасында да аның тарафыннан бик күп эшләр башкарылды, – дип билгеләп үтте Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов.

    Көн тәртибенең икенче мәсьәләсе – вакытлы керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасының гамәлдә булуы турында район карары проекты булды, аның белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Сетрова таныштырды. РФ Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, кертелгән керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системаларының гамәлдә булуы 2021 елның 1 гыйнварыннан туктатыла.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: