Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда балалар өчен «Куркынычсызлык мәйданчыгы» дигән чара уза

Һәр җомгада үзәк паркта балаларны кызыклы уеннар һәм күңел ачу көтә.

Бу юлы да район үзәгенең үзәк паркында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чираттагы дәрес узды.

Нурлат шәһәре «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге һәм Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге тарафыннан үткәрелгән «Куркынычсызлык мәйданчыгы» дип аталган чарада районның дистәләгән баласы катнашты.

Балалар пазллар җыялар, юл йөрү кагыйдәләрен кабатлыйлар һәм юл билгеләрен өйрәнәләр. Һәр балага бирем табылачак.
Шулай ук чара кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр белән яктылык кайтаручы элементлар һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тарату белән әңгәмәләр үткәрелә.

Нурлат шәһәре «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова әлеге чараның 1 сентябрьгә кадәр үзәк паркта һәр җомга саен 15:00 сәгатьтә узачагын әйтте. Бу балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан эшләнә. Билгеле булганча, алар – юлларда иң якланмаган категория. Аларның иминлеге ата-аналардан гына түгел, ә аларның үзләреннән дә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X