Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Азат итүче сугышчыга һәйкәл ачылды

Аксубайда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы чара узды – Мәңгелек ут янында азат итүче сугышчыга һәйкәл ачылды.

Чарада катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән район башлыгы Камил Гилманов чыгыш ясады.

– Бу көнне без намус белән бәйрәм итәбез, Бөек Җиңү безнең йөрәкләрдә, – дип ассызыклады район җитәкчесе. – Без үз геройларыбызны онытмыйбыз. Бу һәйкәлне якташларыбыз турында озак еллар истәлек яшәсен өчен, һәлак булучыларга монумент янында урнаштырдык. Һәйкәл – безнең горурлык символы, безнең тыныч киләчәк өчен һәлак булган барлык кешеләрне берләштерә торган образ.

Аксубай халкын Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин сәламләде. Район башлыгы Камил Гилманов ТР буенча Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствовка «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медален тапшырды.

–Безнең җирдә дә азат итүче сугышчы пәйда булган көн җитте, – дип белдерде ул. – Бирегә килгән һәр кеше якыннарын искә ала, алар турында балаларына, оныкларына сөйли.

Яшь армия хәрәкәте штабы җитәкчесе Алексей Никитин Лилия Сруровага «Парадта катнашкан өчен» медален тапшырды. Илфат Хәмидуллин «Яшь армия батырлыгы» медале белән бүләкләнде.

Алып баручының "Илебезгә тыныч күк йөзе бүләк итү өчен кырыс сугыш юллары аша үткән якташларыбызга мәңгелек дан! – дигән сүзләре яңгырады. Истәлекле чараның дулкынландыргыч мизгеле җитте: азат итүче сугышчы һәйкәленнән ак япма төшерелде.

Тантанада катнашучылар алдында кулына сабый бала тоткан уйчан йөзле сугыш солдаты образы пәйда булды. Җыелучылар яу кырында һәлак булган барлык фронтовикларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Митингта катнашучылар сугышчы һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Парк каршындагы мәйданда җыелган дистәләгән кеше Җиңү парадының Көнбатыш төркеме гаскәрләре сугышчылары катнашкан өлешен тамаша кылдылар.

Алар байрак, төгәл саф адымнар белән брусчатка буйлап уздылар. Аксубайлылар һәм район кунаклары тантаналы йөрешне сокланып күзәттеләр. Отряд мәйдан буйлап хәрби марш астында, аннары җыр белән атлады.

Тантаналы йөреш көне программасы бәйрәм концерты белән тәмамланды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкаруындагы сугыш җырларын тамашачылар дулкынланып тыңлады.

 

Чарадан күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев