Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда "Авыл таңнары" гәзите призына шахмат турниры узды

    Бәйрәм алдыннан редакция коллективы районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырган “Авыл таңнары” гәзите призына шахмат буенча традицион XXIV турнир узды.

    Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара Аксубайның 2 нче мәктәбендә узды һәм 20 дән артык катнашучыны җыйды. Газетабыз призына оештырылган турнир гәзит укучылары буынын һәм район шахтматчыларын берләштерә, аның төп призы булып 2020 елның I ярты еллыгына подписка тора.

    «Авыл таңнары» гәзите призына шахмат турниры беренче тапкыр 1995 елда уздырыла. Бу традициягә Валерий Горбунов нигез сала, шулай ук Александр Трофимов, Юрий Сухалов һәм Павел Егоров аны уздыру инициаторлары булалар.

    – Соңгы елларда «Авыл таңнары» гәзите призы турнирында ир-атлар һәм хатын-кызлар гына түгел, шулай ук гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы укучылар да катнаша, димәк, оста шахматчыларга алмашка килүчеләр, ә безнең гәзитнең яңа буын укучылары бар, – дип билгеләп үтте «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Авыл таңнары» район гәзите редакциясе җитәкчесе-баш мөхәррире Людмила Жаренова.

    Ярышлар баш хөкемдар – турнирга нигез салучының улы, оста шахматчы Геннадий Горбунов җитәкчелегендә узды. Катнашучыларга уен кагыйдәләре хакында искә төшереп, ул ярышларны башлап җибәрде. Уен кызганнан-кыза барды. Турнир өч сәгать дәвам итте һәм, ниһаять, җиңүчеләр ачыкланды.

    “Авыл таңнары” гәзите призына шахмат буенча традицион XXIV турнирда кызлар арасында беренче-өченче урыннарны алган Диләрә Латыйпова, Юлия Муртазина, Эльвира Әхмәтҗанова җиңүчеләр булдылар.

    Малайлар арасында урыннар түбәндәгечә уррнашты: Данил Маклаков (1 урында), Камил Исмәгыйлев (2 урында), Фаил Гафиятуллин (3 урында).
    Ир-егетләр арасында Андрей Егоров, Алмаз Камалов һәм Илья Благородный җиңү яулады.

    Призерларның барысы да «Авыл таңнары» гәзите редакциясеннән грамоталар, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән медальләр һәм грамоталар, ә беренче урыннарны алучылар тагын 2020 елның I ярты еллыгына «Авыл таңнары» гәзитенә подписка белән дә бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: