Аксубайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
19 сентябрь, шимбә көнне, район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары һәм белем бирү учреждениеләре авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк: бодай, арпа, солы, борчак; яшелчәләр һәм җиләк-җимеш (кәбестә, кишер, суган, кабак, бәрәңге, алма), бал.
Ярминкәдә катнашучыларны бәйрәм концерты, коймак белән чәй көтә. Башлана иртәнге сәгать 8:00 дә.
Фото: архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев