Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе бөтен районны җыйды

Бүген Аксубайда мәдәният йорты каршындагы мәйданда Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, КФХларның ашлык төялгән автомобильләре сәүдә урынына иртәдән үк килә башлады. Алар артыннан ук фермерлар һәм мәктәпләр дә үз продукцияләре белән мәйданда урын алдылар – Аксубайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе бөтен районны җыйды. Сәгать 8дә сәүдә гөрли иде инде.

Район башлыгы Камил Гилманов ярминкә мәйданын карап чыкты, сатучылар, сатып алучылар белән аралашты. Район җитәкчесе өлкән буын вәкилләренә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

– Халык хуҗалыгының төрле тармаклары ветераннарына куйган хезмәтләре өчен тагын бер кат рәхмәт әйтәсе килә. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, энергия телим, – диде ул. – Бүгенге ярминкәне оештырып, без һәркемнең кышкы запасларын районда үстерелгән сыйфатлы продукция белән тулыландыруын телибез.

Шәхси хуҗалыкларында мал-туар асраучы аксубайлылар бөртекне күпләп сатып алдылар. Аеруча да бодай, арпа, тарыга сорау зур иде.

Фермерлар төрле продукция тәкъдим итте. Валерий Сапеев КФХсы күркә, каз һәм бройлер ите тәкъдим итте. Яшелчә һәм чәчәк үстерүче Геннадий Петрушков йорт хуҗабикәләренең игътибарын кура җиләге, чәчәк үсентеләре, төрле сорттагы лалә чәчәкләре белән җәлеп итте.

–Без инде 3 мең данә лалә чәчәге утырттык, 8 мартка бутоннар ачылачак, – дип уртаклашты ул. Әлки районыннан фермер Рәмис Гаязов балык белән сату итте. Ул Аксубай сатып алучыларының ихтыяҗын белә һәм ярминкәгә район халкы теләп сатып алган продукцияне алып килгән. Көзге мотивлар белән бизәлгән район үзәге белем бирү учреждениеләренең сәүдә рәтләре сатып алучыларны үзенә тагын да күбрәк җәлеп итте. Алар мәктәп яны участокларында үстерелгән артып калган продукциянне – бәрәңге, кәбестә, кабак, кишер, кызыл чөгендер, алма, көзге җиләкләр, хәтта дару үләннәре һәм бал да тәкъдим иттеләр. Боларның барысын да аксубайлылар бик теләп сатып алды. Аерым алганда, күп фатирлы йортларда яшәүче пенсионерлар киң ассортименттан канәгать булдылар.

– Ел саен без авыл хуҗалыгы ярминкәсенә кара миләш алып киләбез, – ди Яңа Аксубай төп мәктәбе директоры Татьяна Гурьянова. – Безнең даими сатып алучыларыбыз бар, алар бездән әлеге җимешне алып килүебезне сорадылар. Менә, рәхәтләнеп сатып алсыннар!

Район мәдәният йорты артистлары чыгышы ярминкәдә катнашучыларның кәефләрен тагын да күтәрде. Мәйданда аксубайлыларның яраткан җырлары, өлкән буын кешеләре адресына игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев