Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда 2020 елда туган беренче бала өчен ана капиталы бирә башларга мөмкиннәр

"Демография" милли проекты кысаларында 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче балага ана капиталы бирә башларга мөмкиннәр.

2020 елда "Демография" милли проекты кысаларында миллионнан артык кеше беренче һәм икенче бала өчен ана капиталы ала алачак. Моның өчен 122 млрд. сум акча кертелгән.
"2020 елда әлеге чарадан беренче баласы туганда – 558 мең кеше, ә икенче баласы дөньяга килгәндә 551 мең кеше файдалана алыр дип күзаллыйбыз», – диде Голикова «Бердәм Россия» партиясенең югары советы бюросы утырышында.
2020 елда әлеге проектны үстерүгә 122,4 млрд. сум акча тотылыр дип планлаштырыла, киләсе елларда бу сумма артачак һәм 300 млрд. сумга якын дәрәҗәдә тотрыклыланачак.
Спикер билгеләп үткәнчә, ана капиталын түләүдән тыш, 2020 елда россиялеләр өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга пособиеләр дә рәсмиләштерә алачак.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына юлламаны гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеген раслады. Аерым алганда, дәүләт башлыгы 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче баласы туган гаиләләргә ана капиталы алу хокукын бирергә кушты, шул ук вакытта бу акчаларның күләме 466,6 мең сум тәшкил итәргә тиеш, ә икенче бала туган очракта аларның күләме 150 мең сумга артырга тиеш.

Источник: tatar-inform.tatar

Фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев