Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай йөзүчеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

    Район спортчылары Нурлат районы беренчелеге ярышларында призлы урыннарны яуладылар.

    «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте призына Нурлатта йөзү буенча ачык ярышлар узды. Анда республиканың алты районыннан спортчылар катнашты, алар арасында спорт мәктәбе тренерлары Геннадий Леонтьев һәм Якова Крюков тәрбияләгән спортчылар да бар иде.

    Безнең спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Алар 50 һәм 100 метрлы дистанцияләрдә призлы урыннарны алдылар. Брасс стилендә Оксана Ашаева (2011 елда туган ) – беренче, Алиса Безрукова (2010 елда туган) – икенче Вадим Иванычев (2011 елда туган) өченче урыннарны яулады. Егор Куштуков ирекле стильдә өченче урынны алды. 100 метр дистанцияне аркада яткан килеш йөзгән Аида Баталина (2007 елда туган) да бронза призер булды. Моннан тыш кызлар командасы катнаш эстафетада көмеш яулады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: