Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай йөзүчеләре районара ярышларда яхшы нәтиҗә күрсәттеләр 

    Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үз яшь категориясендә шәхси зачетта призлы урыннарны яуладылар.

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган муниципальара ярышлар Алексеевск йөзү бассейнында узды. Анда республиканың биш районыннан спортчылар ярышты. Район командасын спорт мәктәбе тренерлары Геннадий Леонтьев һәм Яков Крюков тәкъдим итте. 

    Балалар ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Алар үз яшь категорияләрендә призлы урыннар яуладылар. 

    Сергей Архипов (50 м га ирекле стиль), Аида Баталина (50 һәм 100 м га брасс), Ангелина Кириллина (50 м га брасс), Рузия Хөснуллина (50 м га аркада, ирекле стиль) бронза призерлары булдылар. 

    Турнирның көмеш медален Егор Куштуков (50 м га ирекле стиль), Әмир Зартдинов (50 м га ирекле стиль), Ангелина Кириллина (100м га брасс), Алиса Безрукова (50 һәм 100 м га ирекле стиль), Екатерина Кудряшова (50 м га ирекле стиль), Дмитрий Джоли (50 м га ирекле стиль) алды. 

    Ярышларда Нина Бокарева (50 һәм 100 м га брасс), Арина Зубарева (50 һәм 100 м га ирекле стиль) һәм Никита Кадушкин (100 м га аркада йөзү) җиңүче булдылар. 

    Катнаш эстафетада (Ксения Романова, Рузия Хөснуллина, Сергей Марков, Матвей Федоров, 2012 елгы һәм аннан яшьрәк) район командасы 50 м га аркада йөзү буенча икенче урынны яулады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: