Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай йөзүчеләре - җиңүчеләр арасында

    Алексеевск районында йөзү буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган Ачык Республика турниры булып узды.

    Турнирда Аксубай районы командасы уңышлы чыгыш ясады. 50 метрга брасс белән йөзүдә Дарина Шарашева көннең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтте һәм «алтын медальгә « лаек булды. Самира Емельянова шул ук дистанциядә көмеш медаль яулады, ул 50 метрга аркада йөзү буенча финишка өченче  килде. Данил Семенов шул ук дистанциядә бронза медаль яулады.

    «Дельфин» йөзү бассейны вәкилләре эстафетада йөзү буенча җиңү яулады. Кыска гына вакыт эчендә Самира Емельянова, Данил Семенов, Дарина Шарашева һәм Егор Егоров командага триумфаль җиңү бүләк итте.

    Фото "Дельфин" бассейны архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: