Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай яшьләре рус классиклары лирикасы белән очрашты

Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Гуляев паркында оештырган әдәби-музыкаль кичә бик күңелле үтте.

Җәй – ул кояшның якты нурлары, бәхетле мизгелләрне көтү, ял һәм сәяхәт вакыты. Ямьле җәйнең күңелле мизгелләренә шатланасы, сөенәсе, якыннарың белән бергә вакытны күңелле итеп үткәрәсе килә. Аксубай китапханәсе хезмәткәрләре әдәбият укуга күбрәк яшь кешеләрне җәлеп итү өчен, елның бу матур вакытын мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк кулланырга булдылар.

Гуляев скверында узган «Я В МОМЕНТЕ» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә район үзәгенең шигърият, гитара музыкасын яратучы мәктәп укучыларын, эшче яшьләрне җыйды. Танылган шагыйрьләр – Марина Цветаева һәм Сергей Есенинның җырлары, заманча һәм авторлык җырлары җылы һәм дустанә атмосферада яңгырады. Чарада ктнашучылар кичәнең кунагы – балалар сәнгать мәктәбенең гитара классы буенча укытучысы Борис Ильинга кушылып җырладылар. Кичәдә катнашучылар гитарист башкаруында бард җырларын да тыңладылар. Паркта узган җәйге кич романтика белән тулы иде, шигырьләр яңгырады. Мондый очрашудан соң ничек кулга шигырь җыентыкларын алмыйсың инде?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев