Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай яшьләре «БИТУМ» уйнады

Аксубай үзәк китапханәсендә «БИТУМ» интеллектуаль уены үткәрелде.

Чара Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе ярдәме белән узды.

Интеллектуаль рингта өч команда көч сынашты: икесе – Аксубай техникумы вәкилләре, берсе – В.Тимирясов исемендәге Аксубайның 1 нче мәктәбе укучылары.

Аграр яшьләр берләшмәсе вәкилләре алар өчен республика тарихына, мәдәниятенә, җәмәгать тормышына кагылышлы кызыклы сораулар әзерләделәр. Аларга җавапларны мәктәптә алган белемнәргә нигезләнеп һәм «логиканы җигеп» табарга мөмкин иде. Егет-кызлар раунд арты раундта көч сынаштылар, сер түгел, күпләр үзләре өчен яңа тарихи фактлар ачты. «БИТУМ» чын-чынлап яшьләрне кызыксындырды.

Бүләкләү тантанасы алкышлар астында үтте.

Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре призерларга сертификатлар һәм һәр катнашучыга татлы бүләкләр тапшырдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X