Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай яшьләре барабанда уйнауны бәяләде

    Район мәдәният йортында Пушкин картасы буенча «Молодежный отрыв» дигән шаян чара узды.

    Аксубай 3 нче мәктәбенең музыкага битараф булмаган укучылары мәдәни чара катнашучылары булдылар. Район мәдәният йортының иҗат коллективы балалар өчен кызыклы программа тәкъдим итте. «Молодежный отрыв» чарасы бик кызык килеп чыкты һәм яшь аудиториядә онытылмас тәэсирләр калдырды. Бу көнне алар үзләре өчен әлеге уен коралына бәйле бик күп яңалыклар ачтылар: барабан пәйда булганнан алып, аның ярдәмендә заманча копозицияләр иҗат итүгә кадәр аның үсешен күзәттеләр (борынгы шаманнар уен коралын ритуаллар өчен кулланган).

    Өстәвенә, музыканың бу юнәлеше белән чын-чынлап кызыксынучылар аранжировкалар ясаучы Андрей Ондиков һәм тавыш режиссеры Алик Большов ярдәме белән әлеге уен коралы белән якыннан таныштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: