Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай яшь гвардиячеләре туган тел көненә квиз үткәрделәр

    Квизда катнашучылар Татарстан Республикасы турындагы сорауларга җавап бирделәр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

    Квизның максаты – Татарстан Республикасы турында белемнәрне тикшерү. Ул брей ринг рәвешендә узды, анда дөрес җавап бирү өчен нибары 15 секунд вакыт бирелде. Һәр катнашучы аерым җавап бирде.

    Татарстан тарихы турындагы сораулар рус телендә дә, татар телендә дә булды. Һәр дөрес җавап өчен катнашучылар 0,5 балл алды.

    Нәтиҗәләр сөендерде – балалар барлык сорауларга да диярлек дөрес җавап бирделәр һәм катнашучылар дипломнарын алдылар.

    Фото: яшь гвардиячеләр архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: