Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай яшь армиячеләре сынаулар узды

2 нче Аксубай мәктәбе базасында «Алга, яшь армиячеләр!» хәрби-патриотик уенның муниципаль этабы узды.

Команда беренчелегендә районның 14 белем бирү учреждениесеннән яшь армиячеләр отрядлары катнашты. Яшь армиячеләрне мәгариф бүлеге методисты Юрий Мишин сәламләде һәм конкурс сынауларын уңышлы үтүдә уңышлар теләде. Чыгыш программасын Яшь армиячеләр сафка тезелеп һәм җыр смотры белән ачтылар. Ярыш этабының бу төре аеруча матур булды.  

Ул хәрби хезмәткәрләрне укыту һәм тәрбияләүнең төп фәннәреннән берсе булып тора һәм мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек дәрәҗәсен күрсәтә. Иң беренчеләрдән булып беренче мәктәп командасының яшь армия формасын кигән егетләре һәм кызлары командаларны төгәл һәм көйле үтәп, беренче урынны алдылар. Судьялар коллегиясе икенче урынны Емелькино урта мәктәбе һәм 3 нче Аксубай урта мәктәбе командаларына бирде. Өченче урынны Иске Үзи мәктәбенең яшьармиячеләре яулады.

«Ватан тарихының сугышчан битләре» конкурсында илнең героик үткәне турында белемнәр күрсәтергә кирәк иде. Теоретик сорауларга җаваплар әзерләүгә 10 минут вакыт бирелде. Өченче мәктәп укучылары Россия тарихы турындагы төпле   белемнәре белән аерылып тордылар. Шулай ук Иске Ибрай һәм Емелькино мәктәбе укучылары да тулы һәм төгәл җаваплар бирделәр.

Әлеге командалар теория буенча призерлар исемлегенә керделәр. Гамәли биремнәр дә катнашучылар өчен мавыктыргыч булды.  Күп кенә егетләр өчен автоматны сүтеп - җыю  хәрби-гамәли спорт төре. Бик аз вакыт эчендә Емелькино урта мәктәбе командасы АК-74 не сүтеп - җыю эшләрен башкарды. Икенче күрсәткеч Иске Тимошкино урта мәктәбе отряды исәбендә, өченче урында - 3 нче Аксубай урта мәктәбе. Әлеге төр конкурсның дәвамы булып автоматка патроннар тутыру буенча эстафета ярышлары торды.

Бу ярышта Иске Тимошкино, Иске Ильдеряк, Емелькино мәктәпләре командалары призерлар өчлеген тәшкил итте. Булачак Ватанны саклаучылар спорт әзерлеген дә күрсәттеләр.  5Х10Х10 метр арага йөгерүдә Иске Тимошкино егетләре көннең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Икенче һәм өченче урыннарны Иске Ильдеряк һәм Савгач мәктәпләре укучылары алды.

Гәүдәне 30 секунд эчендә күтәрү ярышында Иске Үзи мәктәбе укучылары җитезрәк булып чыкты. Иске Ибрай һәм Иске Ильдеряклылар икенче һәм өченче күрсәткечләргә ирештеләр.  «Алга, яшь армиячеләр!» хәрби-патриотик конкурсының муниципаль  этабында  гомумкоманда зачеты буенча  3нче урында Аксубай урта мәктәбе отряды булды (җитәкчесе Юрий Макаров). Икенче призлы урын - Иске Тимошкино  урта мәктәбендә (Василий Чугунов), өченче урында Емелькино урта мәктәбе (Алексей Никитин). 

 - Яшь армиячеләр командалары ярышлары район мәктәпләрендә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелүен күрсәтә, – дип белдерде районның яшь армиячеләр хәрәкәте җитәкчесе Алексей Никитин. – Мондый чараларда катнашу тәҗрибәсе буенча шуны әйтә алам: балаларның саф әзерлеге, теория белүе, автомат белән эш итү осталыгы елдан-ел яхшыра бара һәм, әлбәттә инде, болар барысы да өлкән сыйныф укучыларына берничә елдан чын солдат фәнен уңышлы үзләштерергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев