Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай яшь армиячеләре Россия тарихын беләләр

2016 елда районда балалар һәм үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте – яшь армия төзелде.

Коңгырт-кызыл төстәге киемнәрдәге балаларны патриотик юнәлештәге күләмле чараларда еш күрергә мөмкин. Алар хәрби-гамәли спорт төрләре белән шөгыльләнәләр, сафта йөрергә өйрәнәләр, Россия географиясен һәм тарихын, аның халкы, батырлары, күренекле галимнәре һәм полководецлары язмышын кызыксынып өйрәнәләр. Гадәти вакытта алар шундый ук малайлар һәм кызлар.

Хәзерге вакытта 22 мәктәптә яшь армиячеләр отрядлары эшли, аларда 256 укучы исәпләнә. Алар мәктәпнең, районның иҗтимагый тормышында актив катнашалар. Шуларның иң лаеклылары – яшь армияче батырлыгы медаленә ия.

Яшь армиячеләр хәрәкәтенең төбәк бүлекләре рейтингында Татарстан Республикасы командасы Россия Федерациясендә 1 урынны алды. Бу җиңүдә Аксубай яшь армиячеләренең дә өлеше бар. Районның яшь армиячеләр хәрәкәтен Алексей Никитин җитәкли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев