Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай яр буена килеп кереп, чак гына суга төшеп китмәгән «Калина» йөртүчесен ялган хәбәр җиткергәне өчен җәзага тарттылар

Аксубай район суды яр буенда "эленеп" калган автомобильне урлап китү турында ялган хәбәр җиткергән «Калина» шоферына карата җәза чыгарды.

Исегезгә төшерәбез, 2020 ел октябрь аеның соңгы көннәрендә Аксубайда гадәттән тыш хәл булды – яңа ачылган яр буенда «Калина» машинасы "эленеп" калган иде. Ул җәмәгатьчлектә яңгыраш чыгарган җәяүлеләр зонасына гына килеп кергән булса, бер хәл.

Яр буен төзекләндерүгә бит  шактый акча сарыф ителде һәм ул аксубайлыларның яраткан ял итү урынына әверелде. Гадәттән тыш хәл урынында эшләгән полиция хезмәткәрләреннән халык  тәртип бозучыны катгый җәзага тартуны сорады.

Автомобиль хуҗасының кем булуын ачыклау кыенлык тудырмады. Безнең хәбәрчебез дә автомобиль хуҗасы янына барып, яр буенда  килеп чыккан төнге вакыйганың сәбәпләрен ачыкларга тырышты. «Калина» хуҗасы исә  автомобильне урлап китүләренә ышандырырга тырышты.

Әлеге факт буенча Россия ЭЭМның Аксубай районы бүлеге тарафыннан җинаять эше ачылган иде. Әмма, полиция хезмәткәрләре дә, безнең хәбәрчебез дә автомобильдә бернинди җимереклек тә, хәтта тырналган эз дә тапмадылар. Хокук сакчыларында да, безнең хәбәрчебездә дә шик барлыкка килде. Һәм шик расланды.

Тикшерү барышында ачыкланганча, «Калина» хуҗасы төнлә ике иптәшенә бистәнең матур урыннарын, шул исәптән яр буен да күрсәтергә теләгән һәм автомобильдә яр буенда җәелгән брусчаткадан җилдереп, чак кына инешкә төшеп китмәгән.

Күрәсең, алга таба юл булмавын аңлап, уңышсыз борылыш ясаган һәм тәгәрмәчләре белән яр буенда эленеп калган. Машинаны дуслары үз көчләре белән тартып чыгара алмаганнар.

Иртән, бу гамәлләре өчен административ һәм матди җаваплылыктан куркып, ир полициягә машинаны урлап китү турында ялган хәбәр җиткергән, янәсе, кичтән «Калина» йорт янында  калган булган.

Тик оператив-тикшерү төркеме тикшерү алып барганда, автомобиль хуҗасының кичә кич яр буенда «Калина» белән идарә итүен күргән  шаһитлар да табыла. Ир яр буеның – җанлы урын, өстәвенә, төрле яктан яктыртылган булын, ә Мазилин урамында һәрвакыт кеше күп булуын исәпкә алмаган, күрсең.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев