Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай янгын сүндерүчесен лаеклы ялга су сиптереп озаттылар

    102нче янгын сүндерү һәм коткару часте коллективы караул җитәкчесе Борис Ихтоновны лаеклы ялга тантаналы рәвештә һәм коткаручылар традицияләренә таянып озатты.

    Борис Александрович янгын сүндерү һәм коткару частендә 20 елдан артык фидакарь хезмәт куйган, 1000нән артык чакыруга чыккан.
    Янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә эш иртәсе гадәти булмаган сценарий буенча башланды. Янгын сүндерү һәм коткару хезмәтенең шәхси составы ПЧС бинасы алдындагы мәйданда җыелды.

    Бу вакытта гаражда караул җитәкчесе Борис Ихтонов янгын сүндерүченең хәрби киемен киеп, хезмәттәшләре каршына чыгарга әзерләнде. Ашыгыч чакыру вакытында янгын сүндерүчеләргә махсус кием кию өчен нәкъ бер минут вакыт бирелә. Янгын сүндерү хезмәте ветераны бер генә секундны да югалтмады – озак еллык хезмәт практикасында күнекмәләр эшләнгән, хәрәкәтләр тикшерелгән. Ул сафка тезелеп баскан иптәшләре каршына янгын сүндерүче киемендә чыкты.
    102нче янгын сүндерү һәм коткару часте җитәкчесе Руслан Ибляминов тантана сәбәпчесенә күп еллык хезмәте өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
    – Хөрмәтле Борис Александрович! Сез олы һәм данлы хезмәт юлы уздыгыз. Авырлыклар аша үтеп, үз постыгызда караулның шәхси составының хезмәт дисциплинасын үтәвенә ирештегез һәм МЧС хезмәткәренең югары имиджын сакладыгыз. Лаеклы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – дигән теләкләрен җиткерде районның баш коткаручысы.

    Янгын сүндерүче һәм коткаручының хәрби киеменнән булган көн героен, данлы традиция буенча, янгын сүндерү машинасы җиңсәсеннән су сиптереп котладылар.

    Традиция буенча ветеран өчен махсус техника сиреналарының соңгы хәвеф сигналы яңгырады. Бу – хезмәт еллары дәвамында җыелган корымны символик юу. Хәрби киемне кизү тору вакытында һәм аннан соң юмыйлар – бу начар билге санала. Лаеклы ялга чыкканда мондый тантана – гомерләрен янгын сагына багышлаган кешеләр өчен мөһим ритуал.

    Янгын сагы традицияләрен үтәү – ул хәтердә озак саклана торган якты мизгел генә түгел, бу коллективның бердәмлеге дә. Аеруча да коткару эшендә, уңыш профессиональлеккә генә түгел, ә экстремаль шартларда бердәм булып эшләүче барлык хезмәткәрләрнең көйле гамәлләренә дә бәйле.

    Борис Ихтонов хезмәт буенча үгет-нәсихәтләрен бирде, яшьләргә эшләрендә уңышлар, көндәлек эштә үзара ярдәмләшеп эшләргә, дигән теләкләрен җиткерде. Ул бу еллар эчендә хезмәттәшләренең аның өчен ышанычлы тылга әверелгәне турында да әйтте.

    – Җиңнәрегез һәрчак коры булсын! – дип теләде ул хезмәттәшләренә.

    Бу көнне тантана сәбәпчесе адресына хезмәттәшләреннән бик күп җылы сүзләр әйтелде. Озак еллар бергә эшләгәннән соң хезмәт коллективы белән саубуллашкан кеше буларак, Борис Ихтонов моңсулануын яшерә алмады.

    – Безнең шәхси состав бер гаилә кебек, – диде ул. – Әлбәттә, аерылышу күңелсез. Хезмәт еллары эчендә мин бәяләп бетергесез тәҗрибә тупладым, хезмәттәшләремнең һәркайсына теләсә нинди хәлдә дә ярдәмгә исәп тота алам.

    Хезмәттәшләре командирны кулларына күтәреп алып, һавага чөйделәр. Бу тагын бер күркәм традиция – хезмәт иткән еллар өчен ихтирам билгесе һәм һәр коллектив әгъзасының ветеранның ышанычлы кеше булганы өчен рәхмәт белдерүе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: