Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай «WorldSkills-2019» флагын кабул итте

Аксубайда «WorldSkills-2019» флагын тантаналы тапшыру булды.

Чуаш мәдәниятенең республика бәйрәме кысаларында Аксубайда «WorldSkills-2019» флагын хөрмәтләү тантанасы узды.

Флагны район башлыгы Камил Гилманов кабул итте. Ул шулай ук Аксубай районы гербын флагка беркетте.

- Без флагны кабул итәбез! Эшче һөнәрләр безгә кирәк! - диде Аксубай районы башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, WorldSkills - халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт, аның максаты - һөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрү, заманча эшче һөнәрләрне популярлаштыру, аларның җәмгыятьтә абруен күтәрү һәм яшь инициативалы кешеләрне эшче һөнәрләр алуга җәлеп итү.

WorldSkills флагы эстафетасы 2017 елда, флагны WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионатының ябылу тантанасында киләсе оештыручы - Казан шәһәренә тапшырганда башланды. Хәзер ул 43 муниципалитет һәм Татарстанның ике шәһәре буенча «сәяхәт итә».

Аксубай районына эстафетаны Алексеевск районы тапшырды. Алга таба флаг Чүпрәлегә барачак

Эстафетаның ахыргы ноктасы республика башкаласы булачак, анда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасы узачак.

Һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты бу елның 22-27 август көннәрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев