Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай волейболчылары волейбол Федерациясе призы өчен көч сынашты

«Юность» спорт комплексында мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы узды.

Ярышларда 10 кызлар командасы һәм 12 малайлар командасы катнашты. Командалар төркемнәргә бүленеп, әйләнеш буенча уйнадылар. Аннары иң яхшы командалар арасыннан олимпия системасы буенча җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләделәр.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Емелькино мәктәбенең кызлар командасы (тренеры Евгений Елисеев) беренче урынны алды. Кәкре Күл мәктәбе командасы (тренеры Марсель Җамалиев) һәм 1 нче Аксубай мәктәбе командасы (тренеры Валерий Павлов) 2 һәм 3 урыннарны алдылар. Малайлар командалары арасында беренче урын Емелькино мәктәбе командасына (тренеры Евгений Елисеев) бирелде, 2 урынны – Иске Ибрай мәктәбе командасы (тренеры Рәис Бикушев), 3 урынны – Яңа Тимошкино мәктәбе командасы (тренеры Николай Сандимиров) алды.

Призлы урыннарны алган командалар волейбол Федерациясеннән грамоталар, дипломнар, медальләр, кубоклар һәм туплар белән бүләкләнделәр.
Район башлыгы Камил Гилманов, сәламәт яшьләр – ул сәламәт милләт, дип билгеләп үтеп, катнашучы командаларга бүләкләр тапшырды.

Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев