Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге ярышларын кабул итте

«Яшьлек» спорт залында 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге уеннары узды.

Беренче этапта 17 үсмерләр командасы биш төркемгә бүленеп, әйләнеш алымы буенча көч сынашты. Аннары олимпия системасы буенча иң яхшы 8 команда арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге җиңүчеләрен һәм призерларын ачыкладылар.

Тантаналы ачылышта ТР Волейбол федерациясенең башкарма директоры Мансур Кәримов сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

–Татарстанда волейбол, һичшиксез, иң яраткан спорт төрләреннән берсе –уенның матурлыгы, җанатарларның күплеге, мавыктыргыч һәм техник ягы белән аны спортның башка төрләре белән чагыштырып булмый, – диде Мансур Зәки улы. – Монда лаеклы көндәшләр һәм чын дуслар җыелган, Иң-иңнәрнең җиңүен телим.

Аксубай районын спорт мәктәбе тренерлары Ольга Васильевна һәм Анфиса Ишметова әзерләгән волейболчылар командасы тәкъдим итте. Команда составына Савгач мәктәбе укучылары Павел Сидоров, Егор Федоров, Даниэл Попов, Алексей Бобов, Денис Васильев, Дамир Вязов, Роман Ерышев, Андрей Мельников, Вадим Луковников, Антон Антонов, Федор Альдиванов, Николай Федотов керде.

Егетләр, Чирмешән һәм Әлки районнары командаларына каршы уеннарда ике партиядә җиңеп, финал этабында Мөслим районы волейболчылары белән очрашып, Беренчелекнең абсолют җиңүчеләреннән оттырдылар.

Үткәрелгән уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны Мөслим районы командасы яулады. Икенче урынны Арча шәһәре командасы алды. Әтнә районының иң яшь волейболчыларына өченче урын бирелде.

Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

Бүләкләү тантанасында хөкемдарлар коллегиясе ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Беренчелектә катнашкан барлык спортчыларга да рәхмәт әйтте һәм командаларның алга таба да ярышларда катнашачагына ышаныч белдерде.

Беренчелек уеннары тәмамланганнан соң авыл районнары тренерлары һәм физкультура укытучылары өчен хөкемдарлар семинары уздырылды. Семинарны ТР Волейбол федерациясе Хөкемдарлар коллегиясе рәисе Валентина Галлямова үткәрде. Ул волейбол ярышларында хөкемдарлык итүнең башлангыч нигезләрен бирде. Дәрестә катнашкан барлык тренерлар һәм укытучылар ТР мәктәп волейбол лигасының мәктәп эчендәге ярышларына хөкемдарлар буларак чакырылачак.

Тыңлаучылар алдында шулай ук ТР Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов чыгыш ясады. Ул уздырылган һәм ниятләнгән чаралар, республиканың авыл районнарында ТР мәктәп волейбол лигасы ярышларын үткәрү спецификасы хакында сөйләде. Тыңлаучылар бик күп сораулар яудырдылар һәм бу ярышларны үткәрү буенча теләкләрен җиткерделәр.

ТР Волейбол федерациясенең моңа охшаш хөкемдарлар өчен семинарлар практикасы һәм республика муниципаль районнарының спорт мәктәпләре тренерлары һәм белем бирү мәктәпләре физкультура укытучылары белән очрашулары республика ярышлары кысаларында алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев