Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеринарлары үләт базларын тикшерәләр

Аксубай районында биотермик һәм себер язвасыннан үлгән терлек үләксәләре салынган үләт базларының ветеринария-санитария торышын тикшерү бара

Хайваннарның йогышлы авырулары буенча иминлеген терлекләрне асраганда һәм алар үлгән очракта барлык санитар нормаларны да катгый үтәгән шартларда гына саклап калырга мөмкин. Үлгән терлек үләксәләре салынган урыннар, һичшиксез, эпидемиягә каршы таләпләргә туры килергә тиеш.

Аксубай районында 24 биотермик һәм 6 себер язвасы үләт базы теркәлгән. Елга ике тапкыр (яз һәм көз) бу объектларда ветеринария-санитария торышын тикшерү үткәрелә. Объектларның торышына махсус комиссия бәя бирә. Аның составында: район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин, Алексеевск территориаль бүлегенең ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге буенча консультанты Ольга Алексеева, район башкарма комитеты вәкиле – башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов.

Тикшерү күрсәткәнчә, теркәлгән барлык биотермик чокырлар һәм себер язвасыннан үлгән терлек үләксәләре салынган базлар ветеринария нормаларына туры килә. Гражданнарга, шәхси хуҗалыкларга шуны әйтәсе килә, үлгән йорт хайваннарын үләт базларына алып килгәч, аларны, һичшиксез, чокырга салырга кирәк, һич кенә объектлар территориясендә калдырырга ярамый.

Фото: Ветеринария берләшмәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев