Аксубай ветеринарлары кош гриппы юлына киртә куя
Кош гриппы чикләрне киңәйтә.
Бу авыру буенча имин булмаган төбәкләр арасында Татарстан Республикасы да бар.
Республиканың өч муниципаль районында әлеге авыру учаклары теркәлгән. Аксубай районында аеруча куркыныч кош гриппының таралуына юл куймас өчен, ветеринарлар кисәтүнең барлык чараларын күрә.
Аксубай ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре кошлар асралган шәхси ярдәмче хуҗалыклар ияләре арасында аңлату эшләре алып баралар, аларга белешмәлекләр тараталар. Профилактика эшендә белем бик мөһим.
Профилактикалау чараларын үтәү – аерым куркыныч инфекциягә каршы ышанычлы нигез.
Фото: район ветеринария берләшмәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев