Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеринарлары хайваннарның котыру авыруы турында кисәтәләр

Районның ветеринария хезмәте кыргый хайваннарга котыру авыруына каршы ораль вакцина үткәрә.

Ветеринария берләшмәсе белгечләре кыргый хайваннар арасында котыру авыруы кебек мәкерле авыруны профилактикалау буенча әлеге чараны, билгеле бер вакыт аралыгы белән, елга ике тапкыр үткәрәләр. Урманда яшәүче хайваннар өчен ораль вакцинация шул рәвештә үткәрелә: ветеринарлар кыргый хайваннар йөргән урыннарда: урман посадкаларында, чокырлар, аларның өннәре тирәсендә эчендә вакцина яшеренгән алдавыч җимнәр тараталар. Хайваннарны иттән яисә балык фаршыннан ясалган алдавыч җимнең исе җәлеп итәргә тиеш. Урман хайваны аны йота һәм вакцинацияләнгән булып санала.

– Котыру авыруы – хайваннар һәм кеше өчен аеруча куркыныч авыру. Әлеге авыруга каршы көрәшнең төп чарасы – вакцинация, – дип билгеләп үтте Аксубай РГВО җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Менә инде 7 елдан артык безнең район котыру авыруы буенча имин булып санала. Моңа ветеринария берләшмәсе белгечләренең вакцинацияне вакытында үткәрүе ярдәм итә.

Фото: РГВО архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев