Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай ветераны өчен өйдә концерт оештырдылар

    Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов янында рәсми затлар делегациясе һәм район артистлары булып китте.

    Ветеранны котладылар һәм аның өчен йорт ишегалдында концерт оештырдылар. 

    Район мәдәният йортының иҗат коллективы ветеран өчен сугыш еллары җырларын башкарды. 

    Елисей Мурзичка концерт бик ошады. Ул артистларга кушылып җырлады һәм гармун көйләренә чын күңелдән шатланды. Ветеранны котларга килгән кешеләр йорт хуҗасына иң изге теләкләр – сәламәтлек, оптимизм һәм энергия теләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: