Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераннары республиканың барлыкка килүен искә төшерделәр

Федоровка интернат-йортында үз тормышларында күпне күргән һәм туган төбәкләре тарихын булдырган кешеләр яши.

Алар республикага нигез салыну турында күпне беләләр. Моны әлеге датага багышланган чарада дәлилләп күрсәттеләр.

Интернат-йортта яшәүчеләр бәйрәм рухы хөкем сөргән мәйданчыкка җыелдылар: музыка, бию, елмаюлар, тәм-томнар. Тәрбияче Рәйсә Гайнуллина һәм социаль эш буенча хезмәткәр Светлана Лаврентьева «Бөтенесе дә Татарстан турында» дигән кызыклы викторина үткәрделәр.

Социаль хезмәтләр алучылар республиканың тарихы үткәненә һәм бүгенге тормышына, исемнәре Татарстанны данлаган шәхесләргә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Өлкән буын вәкилләре республика халыклары мәдәниятенә дә кагылды. Алар танылган «Мин яратам сине, Татарстан» җырын бергәләп башкардылар, гармун көйләре астында биеделәр һәм карбыз белән сыйландылар.

Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев