Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераннары иҗат белән сәламәтлек һәм кәеф өчен шөгыльләнәләр

Картлар һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында, үзизоляция шартларына карамастан, социаль хезмәтләр алучылар кызыклы, бай тормыш белән яши.

Социаль учреждение белгечләре, кызыклы һәм сәламәтлек өчен файдалы булган шөгыльләр белән, өлкәннәрнең һәм инвалидларның тормышларын бизәргә, аларның тормыш тонусын күтәрергә тырышалар. Мәсәлән, хезмәт буенча инструктор Ирина Тихонова даими рәвештә хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрә.
Билгеле булганча, өлкән яшьтәге кешеләрнең фикерләве, хәтере һәм сөйләме күп очракта кул хәрәкәтләренә бәйле, шуңа күрә, өлкән буын кешеләренә ярдәм итәр, баш миенең нормаль эшчәнлеген мөмкин кадәр озаграк саклар өчен, вак моториканы эшкә җигү бик мөһим. Иинструктор җитәкчелегендә ветераннар рәсем ясыйлар, кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Иҗат эше нәтиҗәләре аларны шатландыра һәм ачык фикер йөртү сәләтен сакларга ярдәм итә.

Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев