Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераннар иҗтимагый оешмасы Җиңү Парадында катнашучыларны бүләкләде

Аксубай районының сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның һәм хәрби хезмәт ветераннарының “Ватанга хезмәт итәм” иҗтимагый берләшмәсе вәкилләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан парадта сафта тезелеп атлау нәтиҗәләре буенча призерларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Район мәктәпләрендә узган Соңгы кыңгырау программасында район ветераннар хәрәкәтеннән уку елы тәмамлану белән котлау һәм Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган Җиңү парадында катнашучыларны бүләкләү дә бар иде.

Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның һәм хәрби хезмәт ветераннарының “Ватанга хезмәт итәм” район иҗтимагый берләшмәсе рәисе Виталий Маркин Җиңү Парадында сафка тезелеп атлауда беренче урынны яулаган өчен, 3нче мәктәп укучыларын Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Ветераннар хәрәкәте советы вәкиле Павел Крюков Аксубайның 2 нче мәктәбе укучыларына (җитәкчесе Николай Никитин) Рәхмәт хаты тапшырды. Алексей Бобов, Аксубайның 1 нче мәктәбе укучыларын котлап, Евгений Башкиров җитәкчелегендәге парадта катнашучыларны өченче урын өчен бүләкләде.

Аксубай техникумы шәкертләре төркеме (җитәкчесе Александр Лизунов), мәгариф учреждениесе директоры Фәрхат Аюпов та парадта катнашкан өчен ветераннар оешмасының Рәхмәт хатына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев