Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеран-чик сакчылары укучыларга чиктә хезмәт итү турында сөйләделәр

Иске Ильдеряк мәктәбе музеенда Аксубай төбәк иҗтимагый оешмасы ветеран-чик сакчылары оешмасының мәктәп укучылары белән очрашуы узды.

Районда Алексей Бобов җитәкчелегендә ветеран-чик сакчылары иҗтимагый формированиеләре актив эшли. Элеккеге чик сакчылары яшьләр арасында файдалы эшчәнлек алып баралар – патриотик юнәлешле чаралар оештыралар. Алар балаларда үз илләре өчен горурлык хисләре тәрбиялиләр, өлкән буынга, Ватан сакчыларына карата ихтирамлы мөнәсәбәткә өйрәтәләр.

Яшь буын белән быелгы очрашу Иске Ильдеряк авылының туган як тарихын өйрәнү музеенда хәрби дан бүлекчәсендә чик сакчыларына багышланган экспозицияне ачуга багышланды.

Кунаклар музейга чик сакчылары хезмәтенең иң төп символларының берсе – һәр чик сакчысы өчен кыйммәтле булган яшел фуражка бүләк иттеләр. Шулай ук алар тарафыннан бүләк ителгән теләсә кайсы хәрби бүлекчәнең төп атрибуты булган әләм һәм төрле елларда илебез чикләрен саклап хезмәт иткән якташларыбызның фотосурәтләре һәм алар турындагы язмалар урнаштырылган альбом, «Барлык буын чик сакчыларына» макет-стела музей экспонатларын тулыландырды.

Педагоглары Елена Посредникова җитәкчелегендә дүртенче сыйныф укучылары белән очрашу дулкынландыргыч һәм җылы мохиттә үтте. Балалар чик сакчыларының хезмәт турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар, аларның хәрби киемнәрен карадылар, сораулар бирделәр. Укучылар кунаклар каршында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев