Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай Ватанны Саклаучылар көнен билгеләп үтте

Район Мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы концерт 23 февральгә искиткеч бүләк булды.

Тамаша залы тулы, бәйрәм тамашасын карарага яше дә карты да килгән, гомумән әлеге бәйрәмгә безнең көчле затларыбыз күбрәк килгән иде. Бу искиткеч бәйрәм Ватанны саклаучылар адресына мәхәббәт билгесе булды. Тантананың  сәбәпчеләрен район башлыгы Камил Гилманов бәйрәм белән котлады: 

– Ватан сакчылары Сезгә зур рәхмәт сүзләре җиткерәм! Тыныч күк йөзен без гомергә саклап калдык. Балаларын  Ватанны сакларга җибәргән барлык аналарга рәхмәт. Мин барлык аксубайлыларны котлыйм, Татарстан Президенты котлауларын да  кабул итегез. Хезмәт срогын тутырып кайтканнарга сәламәтлек, хезмәт итүчеләргә  уңышлар телим. Бәйрәм белән сезне! 

Ватанны саклаучыларны 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны  Елисей Мурзич Тимирясов, техник фәннәр кандидаты, Халыкара мәгълүмат академиясе әгъза-корреспонденты, СССР уйлап табучысы Юрий Рождественский, Идел буе хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов, Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Сетрова, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең Аксубай бүлеге начальнигы Лилия Сәхәбетдинова, «Ак Барс страхование» филиалы директоры Вера Краснова сәламләделәр.

Төп сәхнәдә Ватанны саклаучылар эшендә аеруча зур уңышларга ирешүчеләрне билгеләп үттеләр. Рәхмәт хаты белән Шамил Сәхабетдинов, Җәмил Равзетдинов, Василий Краснов бүләкләнде. Шулай ук педагог-ветеран, герой- якташларыбыз турында китаплар авторы Николай Андреевич Янилкин Россия ветераннар Советының  Батырлык ордены белән бүләкләнде. 

Концертта катнашучылар тарафыннан күп кенә матур һәм онытылмаслык номерлар әзерләнгән иде, һәр номер патриотизм рухы, Ватаныбыз һәм аның яклаучылары өчен горурлык хисләре белән тулыландырылды. Зал иҗади коллективларның  биюләрен  көчле алкышлар белән каршы алды.   Концерт бик эмоциональ рәвештә тәмамланды, һәр тамашачы илебез өчен горурлык хисләре кичерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев