Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманы территориясе истәлек агачлары белән тулыланды

Аксубай участок урманчылыгы территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утырту оештырылды.

Акциядә «Аксубай урманчылыгы», урман хуҗалыгы коллективлары, җирлек башлыгы Алексей Макаров җитәкчелегендә Яңа Аксубай авыл җирлеге хезмәткәрләре, Яңа Аксубай һәм Федоровка авыллары халкы катнашты.

Аксубай участок урманчылыгының 11 кварталы бу поселоктан ерак түгел урнашкан. Үсентеләр утырту 1,5 гектар мәйданны тәшкил итте. Акциядә катнашучылар бердәм булып, күтәренке кәеф белән эшләделәр. Берничә сәгать эчендә 3800 төп гади нарат агачы утыртылды.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе беренче тапкыр 2020 елда үткәрелде. Һәм Аксубай урманчылыгы анда актив катнашты – аның территориясендә Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган гектарлаган яңа үсентеләр барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев