Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай урманнарында чиста һәм уңайлы булырга тиеш

    Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» дигән республика табигатьне саклау акциясе башланды

    Быел да ул 2 этапта узачак: 18 апрельдән 18 июньгә һәм 12 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр.

    Табигатьне саклау акциясенең язгы этабы кысаларында урман фонды территорияләрен көнкүреш чүп-чарыннан, корыган агачлардан, коры-сарыдан чистарту үткәреләчәк. Шулай ук урман хезмәткәрләре аншлаглар, мәгълүмати такталар урнаштырачаклар, булганнарын төзәтәчәкләр һәм урманда ял итү урыннарын тәртипкә китерәчәкләр.

    Аксубай урманчылыгы территориясендә тәртип салу буенча эшләрнең очы-кырые юк, шуңа күрә аларны башкару бер тармак хезмәткәрләренә генә авырга туры киләчәк. Һәм монда табигать сөючеләрнең, хезмәт коллективларының, укучыларның, аерым гражданнарның аларга ярдәм итүе сорала. Сезнең экологик акциядә катнашуыгыз урманнарга чистарак һәм уңайлырак булырга ярдәм итәчәк. Алдагы акцияләрдә гражданнар ярдәме белән участок урманчылыгы территорияләреннән дистәләгән кубометр көнкүреш чүп-чары җыелды, гектарлаган урман иркен «сулыш алды».

    Табигатьне саклау акциясендә катнашу буенча килешү өчен 8 (843 44) 2-73-53 телефон номеры буенча Аксубай урманчылыгының урман бүлегенә шалтыратырга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: