Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманнарына чыгу тыела

Урманнарның табигый янгын куркынычы классификациясе нигезендә, һава шартлары буенча, ТР урманнарында бу көннәрдә янгын куркынычының дүртенче дәрәҗәсе билгеләнде.

ТР Министрлар Кабинеты карары белән, кайбер районнар территорияләрендә, шул исәптән Аксубай районында да, кешеләрнең урманнарга баруы һәм аларга машиналар белән керү тыела. Мондый карар янгын куркынычсызлыгы максатларында кабул ителгән.

Кагыйдә бозучыларны штраф рәвешендә административ җәза көтә.

Билгеле булганча, урманнарда янгын чыгуның төп сәбәбе булып кеше эшчәнлеге тора. Рәсми мәгълүматларга караганда, табигый янгыннар (яшен атып, үз алдына янып китү) өлеше гомуми санның 7-8 процентын тәшкил итә.

– Янып китү очракларын кисәтү буенча урманчылык хезмәткәрләре барлык куркынычсызлык чараларын күрәләр, – дип ассызыклады Аксубай урманчылыгы җитәкче-лесничие Андрей Ильмухин. – Урман инспекторлары көн саен урман территорияләрендә патрульлек итәләр, урманнарга якын урнашкан авылларда яшәүчеләр белән очрашалар, янгын иминлеге кагыйдәләре турында искәртәләр. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, урман хезмәткәрләреннән торган ирекле янгын дружинасы әгъзалары ярдәмгә килергә әзер.

Соңгы ун елда Аксубай урманчылыгы территориясендә урман янгыннары булмады. Бу да шулай ук урманчылык хезмәткәрләренең көчәйтелгән профилактика эше нәтиҗәсе. Әмма, хәлне бары тик урманчылар көче белән генә саклап калу бик авыр. Хөрмәтле гражданнар, дәүләт урман инспекторлары сездән бу җитди мәсьәләгә аңлап якын килүегезне сорыйлар. Безнең урманнарның иминлеге сездән дә тора бит.

Җәйге эссе көн, коры үлән – янгын чыгу өчен иң уңайлы шарт. Кайчакта моның өчен кызу кояш астында кызып, коры үләннең янып китүенә китергән бер кисәк пыяла ватыгы да җитә. Ә бу – зур янгын башы. Саклык чараларын үтәгез, урманнарга бармагыз, әгәр урман чите массивында янып китү очрагын күреп алсагыз, аны туктату өчен ашыгыч чаралар күрегез һәм бер үк вакытта бу хакта урманчылыкка, җирле хакимият вәкилләренә хәбәр итегез. Урман бүлегенең телефон номеры 8 - (843 44) 2 – 73 – 53.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев