Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылыгының төп бинасы капиталь төзекләндерелә

Аксубай урманчылыгының идарә бинасында киң күләмле төзекләндерү эшләре бара.

Бу бина озак еллар ремонтланмады. Һәм менә аның сәгате җитте: төзелеш материаллары кайтарылган, көне буе төзүчеләрнең шакыган, борган, кискән тавышлары ишетелеп тора. Биредә бина фасады, эчке ягы, тәрәзәләр, ишекләр тулысынча алмашытырылачак, агач “вагонка” урынына бина диварларын яңа заманча материал белән каплаячаклар. Капиталь ремонтка акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Соңгы нәтиҗәдә бина, үзенә хас үзенчәлек белән, заманча офиска ошап калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев