Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылыгында табигатьне саклау акциясе узды

Аксубай районында «Татарстанның чиста урманнары» дигән табигатьне саклау акциясе узды.

25 сентябрьдә бөтен республика буенча «Татарстанның чиста урманнары» акциясен үткәрү планлаштырылган иде.

Участок урманчылыклары территорияләрендә тәртип урнаштыру чарасында урман хезмәткәрләре белән бергә төрле участокларда «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясе коллективы, Иске Ибрай урта мәктәбе укучылары, Иске Тимошкино, Урмандеево авыл җирлекләре һәм Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре катнашты.

Аксубай урманчылыгы территориясендә экологик хәрәкәт яхшы нәтиҗәләр китерде: көнкүреш чүп-чары өемнәре пакетларга һәм капчыкларга төяп полигонга озатылды. Массакүләм ял итү урыннары, урман массивлары, чишмәләр янындагы территорияләр чистарып, тагын да ямьлерәк булып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев