Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылыгында Хәтер бакчасы утырталар 

2020 елның 29 апрелендә Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар.

Әлеге патриотик хәрәкәт 18 мартта старт алды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция барышында бөтен Россия буйлап Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион көрәшче истәлегенә 27 миллион төп агач утырту планлаштырыла. 

Татарстан Республикасында акция кысаларында сугышта һәлак булган 350 мең якташыбыз истәлегенә 483 меңнән артык агач утыртылачак. 

Урман хезмәткәрләре яу кырларында башларын салган аксубайлылар хөрмәтенә агачлар утыртуны башлап җибәрделәр. Аксубай участок урманчылыгының 19 нчы кварталы Хәтер паркын төзү мәйданчыгы булып тора. 

"Бу акция без, урман тармагы хезмәткәрләренә, Бөек Җиңү өчен гомерләрен биргән якташларыбызны һөнәри бурычыбызны үтәү юлы белән искә алу мөмкинлеге бирә, – дип үз фикерләрен белде Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Безнең һәркайсыбызның сугышта якын кешесе, туганы һәлак булган. Минем дә бабам дошманга каршы көрәштә башын салган". 

Хәтер бакчасы территориясе 0,80 гектар мәйдан биләячәк, биредә 3,5 меңгә якын үсенте утыртылачак. Хәтер паркының нигезен асылмалы каен алып торачак. Еллар узгач бу урындагы каенлык сугыш геройлары турындагы истәлекләрне саклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев