Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылыгы вәкилләре һәм район укучылары мәктәп урманчылыкларының IV Слетын ачуда катнашачаклар

Чара Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев һәм башка мәртәбәле затлар катнашында узачак.

Татарстан Республикасы Кукмара районының Лубян авылында Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слеты ачыла. Чарада Аксубай урманчылыгы һәм безнең районның актив укучылары катнашачак. 

Районның белем бирү учреждениеләре укучылары “Яшь урманчылар” конкурсында көч сынашачак, аның кысаларында аларга “Ботаника һәм дендрология”, “Янгыннарны сүндерү”, “Урманнарны торгызу һәм үрчетү”, “Урманнарны саклау һәм яклау”, “Таксация”, “Геодезия” юнәлешләре буенча тестлар узарга һәм практик биремнәнер үтәргә туры киләчәк. 

Шулай ук алар агачка уеп рәсем төшерү, табигый материаллардан уенчыклар ясау буенча мастер-классларда катнаша алачаклар, мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм кураторлары өчен “Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру”, “Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү” темаларына түгәрәк өстәлләр оештырылачак. 

Ә аннан соң слетка йомгак ясалачак һәм җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. 

Мәгълүмати белешмә: 

ТР мәктәп урманчылыклары слеты балаларны һәм яшьләрне тикшеренү һәм табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү өчен үткәрелә. Хәзерге вакытта Татарстанда 66 мәктәп урманчылыгы исәпләнә, аларда 1400дән артык кеше тора. Укучыларның уртача яше —14 яшь. 

Фото: Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X