Аксубай урманчылары яшь үсентеләрне тәрбиялиләр
Бу көннәрдә Аксубай урманчылары кичектергесез эшләрнең берсен башкаралар – урман культураларына агротехник тәрбия үткәрәләр.
Бу агрочара участокларда туфракның физик үзлеген яхшырту, яшь утыртмалар үскән урыннарны чүп үләннәре, артык үсентеләрдән арындыру өчен кирәк. Мондый операция культивация ясалган куакка яхшы үсеш алу, авырудлардан һәм корткычлардан саклану мөмкинлеге бирәчәк.
Аксубай урман хуҗалыгы һәм урманчылык хезмәткәрләре һәр участокта җентекләп эшлиләр. Алар 40 гектар урман мәйданында агротәрбия эшләрен башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев