Аксубай урманчылары узган елга йомгак ясадылар, агымдагы елга бурычлар билгеләделәр
Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективларының 2021 елгы эш нәтиҗәләре һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча утырыш булды.
Утырыш эшен ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов алып барды.
Урман хезмәткәрләре коллективларына сәламләү сүзе белән район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.
– Урманчылык һәм урман хуҗалыгы коллективлары ярдәме белән безнең як табигате бай була бара, район үзәге, районның торак пунктлары яшелләндерелә, – дип билгеләп үтте ул. – Урман хезмәткәрләренә узган аномаль эссе җәйдә урман янгыннарын булдырмау буенча нәтиҗәле эш алып барганнары өчен аеруча рәхмәт әйтәсе килә.
2021 елгы эш нәтиҗәләре белән җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын башкаруга, «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясенә әзерлек барышына дәүләт биремен үтәү нәтиҗәләрен җентекләп яктыртты.
Аксубай урман хуҗалыгының җитештерү күрсәткечләре белән әлеге предприятие җитәкчесе Сергей Кузнецов таныштырды.
Киңәшмәгә министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. Ул, аерым алганда, участок урманчылыклары территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар үткәрү, халык арасында урман янгыннарын пропагандалау, урман торгызу эшләрен башкаруга әзерлек мәсьәләләренә тукталды. Министрлык вәкиле урманчылык һәм урман хуҗалыгы коллективына лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
– Сез узган елда яхшы эшләдегез һәм сезнең алда «Урманнарны саклау» федераль проекты һәм «Агымдагы елда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» тармак программасы күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итү буенча зур бурыч тора, – дип ассызыклады министр урынбасары.
Илгизәр Зарипов шулай ук район хезмәтләре вәкилләренең һәм авыл җирлекләре башлыкларының участок урманчылыклары белән хезмәттәшлек итү буенча кызыксындырган сорауларына да җавап бирде.
Утырыш күңелле нотада тәмамланды.
Илгизәр Зарипов Аксубай урманчылыгының баш хисапчысы Людмила Тимирясовага, Аксубай урман хуҗалыгының баш хисапчысы Лидия Беловага Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Урман хуҗалыгы системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен җитештерү участогы хезмәткәре Юрий Фомкин Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев пилорама эшчесе Алексей Макаровка район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев