Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылары урманнарны чистарталар

Апрельдә республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе старт алды.

Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык һәм «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында берничә чара үткәрделәр инде.

 

Аксубай урманчылыгы һәм участок урманчылыклары хезмәткәрләре ял итү урыннарын – беседкалар территорияләрен чистарттылар, агач корылмаларны тәртипкә китерделәр. Шулай ук алар административ биналар янындагы территорияне дә чүп-чардан арындырдылар.

 

Алда әле аларны бик күп эшләр көтә. Урманда җир тулысынча кипкәч, урманчылык хезмәткәрләре урман кишәрлекләреннән, шулай ук авыллар янындагы урман полосаларыннан чүп-чарны җыештырырга чыгачак. Урманчылар авыл җирлекләрендәге  әйләнә-тирә мохит торышына битараф булмаган гражданнарны да акциядә катнашырга чакыралар. 

 

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев