Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылары урман утыртуга әзерләнә

Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы эшчеләренең менә-менә киеренке урман культуралары утырту сезоны башлана.

Бүген әлеге җаваплы чорга әзерлек бара: техника да, үсентеләр дә.

2020 елның язында Аксубай урманчылыгында 34 гектар мәйданда ясалма урман торгызу, 16 гектар мәйданда чокырлар тирәсендә эрозиягә каршы үсентеләр утырту буенча эшләр башкарылачак. Аксубай майданы территориясендә бер гектар җирне һәм Иске Ибрай авыл җирлеге территориясендәге буа тирәлегендәге 15 гектар мәйданны төрле агач үсентеләре биләячәк.

Урман хезмәткәрләре яфраклы токымлы агач чыбыкчаларын әзерләү буенча зур эш күләме башкарганнар.

-Чокырлар тирәли агачлар утырту өчен участок урманчылыкларында 60 мең төп мамыксыз «Гибрид 38» тирәк үсентесе әзерләнде, – дип башкарылган эшләр белән таныштырды Аксубай урманчылыгының урман торгызу буенча инженеры Марсель Моратшин. – Гибрид тирәк чыбыкчалары карга тыгып куелган, аннары питомникларның мәктәп бүлекләренә урнаштырылачак. Урман торгызу эшләре вакытында алар чокырлар тирәсенә утырту өчен кулланылачак.

 

Фото Аксубай урманылыгы архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев