Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылары флешмоб оештырдылар 

10 апрельдән Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Димәк, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан гражданнарга урманнарга бару тыела. 

Бүген Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының янгынга каршы акциясен хуплады. Урман хезмәткәрләре, район халкын урманга барудан һәм учак ягудан тыелырга өндәп, төп мәгълүмати юллама белән флешмоб оештырдылар. 

Алар Аксубай участок урманчылыгындагы ял почмагы территориясендә «Без сезнең өчен урманнарны уттан саклыйбыз, сез урманнар хакына өйдә калыгыз!" дигән плакат белән фотога төштеләр. Иң мөһиме, урманнар янмасын һәм кешеләр сәламәт булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев