Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылары чаңгыга бастылар

Аксубай участок урманчылыгы базасында «Урман чаңгы юлы – 2020» спорт бәйрәме узды.

Урманчыларның үзләренә хас күркәм традициясе бар: бөтен коллектив белән җыелып, чаңгыда узышу. Урман заводы поселогындагы матур табигать кочагы күп еллардан бирле очрашу урыны булып тора.

– Быел безнең алда зур бурычлар, планнар тора, – дип билгеләп үтте җитәкче-баш лесничий Андрей Ильмухин. – Безнең эштә күп нәрсә кәефкә бәйле. Әлеге кышкы бәйрәм коллективның алга таба эшчәнлегенә импульс бирер, яхшы нәтиҗәләргә рухландырыр дип ышанасы килә.

Бу көнне чаңгы юлы тайгак, шуарга җиңел иде. Тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары рәхәтләнеп шудылар.

Чабаксар участок урманчылыгы мастеры Петр Падиряков дистанцияне бик аз вакыт аралыгында йөгереп үтте. Икенче урында – Андрей Ильмухин, өченчедә – ветеран Иван Цветков. Хатын-кызлар арасында Диана Зубарева финишка беренче булып килде, Наталья Альдиванова һәм Елена Зубарева анардан калышмадылар.

Пневматик винтовкадан ату буенча ярышларда Иван Цветков иң күп балл туплады. Петр Прокопьев икенче нәтиҗә күрсәтте. Татьяна Крайнова өченче призер булды. «Урман чаңгы юлы» тармак хезмәткәрләре күңелендә якты, онытылмаслык вакыйга булып сакланып калачак. Ул катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.

 

Фото Аксубай участок урманчылыгы архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев