Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урман хуҗалыгында асылмалы каен орлыгын әзерләү бара

Каен – безнең җирлектә үсә торган агачларның иң популяр төре. Ел саен бу төр агач үсентеләре гектарлаган мәйданнарны били. Бу көннәрдә урманчылар питомникларда үстерү өчен каен орлыгы әзерләү белән мәшгуль.

– Орлыкларны гадәттә июль-август айларында җыялар, – дип белдерде Аксубай урманчылыгының урманнарны торгызу буенча инженеры Марсель Моратшин. – Хәзерге вакытта эшләр барлык участок урманчылыкларында да алып барыла. Һәр участокка орлык әзерләү планы – 15 килограмм.

Җыйганнан соң каен орлыгы Татарстан Республикасы урманнарын яклау үзәгенә тикшерүгә җибәреләчәк һәм базислы урман питомникларында чәчеләчәк.

Орлык җыю процессы җиңел түгел. Аларны зур булмаган яшь агачларның аскы сабакларыннан җыю күпкә яхшырак (бигрәк тә уңышлы елда). Белгечләр раславынча, төрле токымлы каен агачларының орлыклары төрле чорларда өлгерә. Әйтик, асылмалы каенныкы – июль-август айларында. Орлыкларның өлгерешен билгеләр буенча ачыкларга мөмкин: орлыклы бөреләр үзләреннән-үзләре коела башлый. Җитешкән бөреләрне җыялар һәм кипкәннән соң орлыклар үзләре төшә. Чәчкәндә орлыкларны кабыгыннан аеру таләп ителми. Менә шулай, урман хезмәткәрләре тырышлыгы белән, безнең якларда каен агачлары артканнан-арта бара.

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев