Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучысы яшь уйлап табучылар Республика олимпиадасында җиңү яулады

Савгач мәктәбе укучысы Владислав Степанов «Сәнәгать технологияләре һәм робототехника» номинациясендә беренче урынны алды.

Казанда «Минем кече ватаным» яшь уйлап табучылар Республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Конкурста бөтен республикадан 70тән артык кеше катнашты, бары 54 укучы гына финалга эләкте. Иң күп проектларны тәкъдим иткән районнар арасында Аксубай районы да бар.

 

Олимпиада сигез номинация буенча үткәрелде. Мәктәп укучылары робототехника, тракторлар һәм печән чапкычлар, кул белән идарә итү техникасы, интерактив укыту, мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү чаралары, инновацион теплицалар, чүп җыю һәм утильләштерү системалары һәм башка проектлар белән таныштырдылар.

 

Савгач мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Владислав Степанов конкурста «Җиңү» мини-тракторын тәкъдим итте. Жюри  Владиславның эшләнмәсен югары бәяләде – «Сәнәгать технологияләре һәм робототехника» номинациясендә ул өлкән яшь төркемендә беренче урынга лаек булды.

 

Егет төрле автомобильләрнең аерым өлешләреннән модель җыйган. Үз эшләнмәсен  ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлый. Җитәкчесе Вячеслав Ипеев үз укучысының талантлы булуына гаҗәпләнүдән туктамый.

 — Владислав – бик акыллы малай. Ул уйлап табарга ярата, гаҗәеп сәләткә ия. Аның эшләре ел саен төрле конкурсларда призлы урыннар алып тора. Минемчә, бу аның соңгы җиңүе түгел. Бәлки, без аның турында киләчәктә дә, бөек уйлап табучы буларак, ишетербез!  — дип уртаклашты педагог.

 

 

Фото: Владислав Степановның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев