Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай укучысы уку алдынгысы да, спортчы да 

    Һәр мәктәпнең үз йолдызчыклары бар. Бу үз белемнәре белән җәмәгать тормышында актив катнашып, мәктәп рейтингын иң яхшы позицияләргә күтәрүче укучылар.

    Савгач урта мәктәбендә шундый укучыларның берсе – Камилла Тимофеева. Ул 8 сыйныфта укый. Укуда да алдынгы, туган мәктәбе өчен район, республика олимпиадаларында да уңышлы чыгыш ясый. 

    Камилла шулай ук спорт белән шөгыльләнә, аның яраткан спорт төре – волейбол. Ул – максатчан кыз, куелган бурычларга һәрвакыт ирешә. Аның хыялы – медицина институтына укырга керү һәм табиб булу. Хыялларының тормышка ашуын телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: