Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучысы Татарстан Республикасы җыелма командасында

«WorldSkills Russia яшь профессионаллары» Милли чемпионаты финалында катнашу өчен «Агач остасы эше» компетенциясе буенча сайлап алу туры узды.

Россиядә һөнәри белем системасы буенча белем алган 16 -22 яшьлек яшь белгечләр арасында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионаты 2013 елдан башлап һәр елны уздырыла. Ярышлар йөзләгән компетенция төре буенча үткәрелә: ЧПУ станокларында токарь эше, эретеп ябыштыру технологияләре, мехатроника, флористика, кузов ремонтлау, пешекчелек эше, агач эше, веб-дизайн һәм башкалар.

Савгач мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Андрей Романов республиканың җыелма командасына сайлап алу турын зур уңыш белән узды. Андрей үзенең остазы, өстәмә белем бирү педагогы Вячеслав Ипеев җитәкчелегендә Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә узачак Чемпионатка әзерләнә.

Фото: мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев