Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучысы Бөтенроссия конкурсы призеры булды

Иске Үзи урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Марина Титова РФ Мәгариф министрлыгы һәм балалар-яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү Федераль үзәге оештырган «Россия – минем Туган илем» Бөтенроссия мәктәп музейлары активистлары конкурсында катнашты.

Конкурс беренче кешенең галәмгә очуына 60 ел тулуга багышланган. Анда бөтен Россиядән тарих сөючеләр катнашты. Марина Татарстаннан бердәнбер катнашучы булган.

Конкурс ике этапта узды. Беренчесе – читтән торып. Финал ZOOM платформасында дистанцион формада узды. Марина «Хәрби тарих» секциясендә катнашты. Ул проектны яклады, жюри әгъзалары сорауларына җавап бирде, шулай ук башка катнашучыларның эшләре буенча фикер алышуларда катнашты. Марина лаеклы чыгыш ясады һәм конкурс призеры булды. Ул дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Ә фәнни җитәкче Борис Захаров призерны әзерләгән өчен грамота алды.

Фото: Иске Үзи мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев